ХУҖАЛЫК СУЛЫШЫ: Хезмәт кешесенә булгач хөрмәт, "Наратлы"да эшләр бара гөрләп

2020 елның 8 феврале, шимбә

Актанышта,  җирлекләр белән беррәттән,  район хуҗалыклары да, 2019 елга йомгак ясап, югалту-табышларын барлый. Төп максат: узган елгы хаталарны быел кабатламау, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итү, хезмәт кешесененең хезмәтенә лаеклы бәя бирү.


7 февраль көнне “Наратлы” хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, җәмгыять рәисе Алмаз Мосабиров җитәкчелегендә, агымдагы елга максат-бурычлар билгеләде. Хуҗалык җыелышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров, җирлек башлыгы Камил Әхмәтов катнашты.


Алмаз Фирдәвис улы билгеләп үткәнчә, 2019 ел “Наратлы” өчен шактый уңай килгән. Терлекчелек, игенчелек тармаклары көткән өметләрне аклаган. Акланган өметләрне исә наратлылылар алга таба тагын да үҗәтләнеп эшләр өчен стимул итеп кабул итә – шуңа күрә дә 2020 елга максатлар да югарырак, бурычлар да саллырак.
Район хуҗалыклары арасында алып барылган рейтинг баскычында “Наратлы” ҖЧҖ өченче урынны били. Ел эчендә алгарыш символы булган ат сыны хуҗалыкта ике ай “кунак” булган – монысы да мактанырлык күрсәткеч.


Әмма макталып кына бара торган тармак түгел шул ул терлекчелек. Биредә һәр нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән: мал баш саның булмаса - сөтең юк, сөтең булмаса – керемең юк, керемең булмаса – терлек азыгыңның сыйфаты юк, сыйфат булмаса – үсеш юк, үсеш булмаса – үрчем юк, үрчем булмаса – мал-баш саны юк. Кыскасы, елның 365 көнендә алсыз-ялсыз эш таләп итә торган ябык әйләнә ул авыл хуҗалыгы тармагы. Бер ноктага бердәм сукканда гына, ашлыгын да мулдан алып була, сөт-ите дә хуҗалык кассасына табыш булып кереп утыра.


Быел Актанышта үткән алдынгылар җыенында районның алдынгы биш хуҗалыгына берәр миллион сум күләмендә премияләр тапшырылды. Менә бу җиң сызганып эшләүгә стимул ичмасам! Тик бу исемлеккә рейтинг баскычында шактый югары позиция биләгән “Наратлы” хуҗалыгы эләгә алмый калды, чөнки терлекчелектә үсеш ким, сакланыш начар. Гаепне кемгә аударып калдырырга соң бу очракта? Тулы бер хуҗалыкка, билгеле, әлеге дә баягы, кеше факторына – димәк, әйләнә эчендәге кайсыдыр звено тиешенчә эшләп бетермәгән, кайдадыр ялгышлык киткән.


- Кайбер күрсәткечләр буенча бездән калышыбрак барган хуҗалыклар миллион алганда, без калдык. Туган бозауларны саклап кала алмадык чөнки, үсештә сынаттык. Быел инде бу хатаны төзәтергә кирәк – мондый югалтуларга башкача юл куярга ярамый. 2020 ел йомгаклары буенча да район күләмендә алдынгы хуҗалыклар билгеләнәчәк, премиясе дә миллион гына булмаячак. Бердәм булып тырышыйк әле, акча кесәбезне тишеп чыкмас,- дип, ныклы таләп куйды Алмаз Мосабиров.

Бүген “Наратлы” хуҗалыгы йөздән артык кешене эш урыны белән тәэмин итә. Хезмәткә түләү авыз ачып зарлана торган түгел биредә. Эше булгач, ипие дә, ипигә ягып ашарга мае да бар хезмәтчәннәрнең. Хәер, наратлылыларның канәгатьсезлек белдергәнен ишеткән дә юк. Халыкны гына түгел, җирлекне дә яшәтеп килә “Наратлы” бүген – эш урынының кадерен белеп кенә эшләрлек, шөкер. Хуҗалыкның шактый таркау урнашуын да исәпкә алсаң, Шәбез, Чалманарат, Гәрәй бүлекчәләрен бердәй тоту өчен чыгымнар да өч тапкыр күбрәк таләп ителә: һәр бүлекчәнең үз белгечләре, үз савымчылары, үз терлекчеләре бар. Димәк, бер хезмәткәр урынына өч кешегә хезмәт хакы түләнә. Менә шул якларын да уйлый башласаң, хуҗалыкның хезмәт хакына гына тотылган суммаларында уйнаган саннарның ничә урынлы икәнен бераз чамалый башлыйсың...

2019 елда “Наратлы” җәмгыятендә башкарылган эшләр игътибарга лаек. Аеруча машина-трактор паркы бик күп уңай үзгәрешләр кичергән. КамАЗ автомобильләрен ремонтлый торган гаражның түбәсе ябылган, корылмага пластик тәрәзәләр куелган. Хуҗалык базасы 2 тракторга баеган, К-700 тракторына тагылма кораллар кайтартылган. Гаражның бер бүлегендә башланган төзекләндерү эшләре 2020 елда да дәвамлы булачак. Гәрәй бүлекчәсендә мал тораклары ныгытылган, ике сенаж, силос траншеясы өр-яңадан ясалган, җәйге лагерьгә ремонт кергән, сөт үткәргеч көйләнеп, савым залы гамәлгә куелган.

Хуҗалыкның Чалманарат бүлекчәсенә караган җәйге лагере дә яңарыш кичергән, бозаулар торагы сафка баскан, сөт үткәргеч белән җиһазландырылган 100 урынлык савым залы да 2019 елда башкарылган эшләр исәбендә. Шәбез бүлекчәсенә дә узган елшактый ремонт кергән.

 

2020 елга да саллы эшләр планлыштырыла “Наратлы”да. Шуларның иң масштаблылары сафында паркка капиталь ремонт кертү, техника яңартуны дәвам итү, ике сенаж базы ясау, симертү маллары өчен торак төзү.



Җылышта шулай ук һәр эшче өчен әһәмиятле булган коллектив хезмәт килешүенә кертелгән яңалыклар да яңгыраш тапты. Залда утыручыларга 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме 14 000 сум итеп үзгәртелгәне рәсми төстә хәбәр ителде.



Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров үз чыгышында “Наратлы” хезмәтчәннәрен районның терлекчелек, игенчелек юнәлешләрендәге вәзгыяте белән таныштырды. Бүген Актаныш районы тәүлеклек сөт җитештерүне 200 тоннада тотырыклы саклауны максат итеп куя. Ә моның өчен хуҗалыкларның бердәм эшләве, терлек асрауда, мал-баш саны арттыруда, продукция җитештерүдә заманча технологияләргә таянып эш итүе зарур. Айдар Әнвәр улы бу хакта җентекләп аңлатты.



Терлек азыгын дөрес әзерләүнең мөһимлеген ул райондагы алдынгы хуҗалыклар мисалында тәкъдим итте ул. Бүген сөт күләмен арттыруда иң отышлы алым булып терлек азыгы составына кукуруза кертү тора. Шуңа күрә Актаныш районы 2020 елдан бар җәмгыятьләрдә дә кукурузаны бөртеккә игә башлауны бурыч итеп куя. Сүз уңаеннан, быел “Наратлы”, тәҗрибә максатында, 30 гектар җиргә чәчәргә ниятли аны.


Җыелыш кысаларында җәмгыять рәисе Алмаз Мосабиров хуҗалыкта алсыз-ялсыз хезмәт куйган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Җитәкче аларның һәммәсен исем-фамилияләп атап чыкты, арада терлекчеләр дә, савымчылар да, тракторчыларда да бар иде.

Чараның бу өлеше районкүләм үтә торган 24 форма-киңәшмәдән ким булмады. Ел дәвамында тырыш хезмәт куйган һәркем лаеклы хөрмәтләнде биредә. Шул рәвешле, “Наратлы” хуҗалыгы 2019 елда хезмәтчәннәр арасында алып барылган ярышка нәҗитә ясады. Игенчелек һәм терлекчелек буенча һәр тармакта җиңүчеләр аерым билгеләнде, аларга саллы премияләр тапшырылды.

Беренче урын ияләре Рәхмәт хатлары белән дә хөрмәтләнде. Алмаз Фирдәвис улы тарафыннан билгеләгән премияләрнең гомуми суммасы 56 000 сумнан артып китте. Өстәвенә, җыелышка килгән һәркемгә 1000 сум күләмендә “командировка” акчалары тапшырылды.

Бу көнне популяр җырчылар - Юлия һәм Илнар Котдусовлар да, “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен бушлай концерт программасы тәкъдим итте – монысы Алмаз Мосабировның махсус бүләге иде.


Кем белә, бәлки “Наратлы” хуҗалыгының район буенча алдынгы позицияләрне саклап килүенең нигезендә нәкъ шушы хезмәт кешесенә күрсәтелгән хөрмәт ятадыр да?! Чалманарат җирлегендә үткән Сабантуйларын да ишетеп кенә түгел, күреп үк беләбез, ел әйләнәсе тел шартлатып искә дә алабыз әле.


- Кеше кайда гына хезмәт куйса да, нинди генә эш башкарса да, ул үзенә карата хөрмәтне даими тоярга тиеш. Рухи яктан да, матди яктан да. Ел әйләнәсе үз хезмәткәрләремне кулдан килгән кадәр сөендереп торырга тырышам, алар моңа лаек, - ди, “Наратлы” хуҗалыгы дилбегәсен ике ел үз кулында тоткан Алмаз Фирдәвис улы.



Хезмәт нәтиҗәләрегез тагын да артсын, уңышларыгыз сөендереп торсын, наратлылылар! Сезгә сынатырга ярамый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International