ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

Дүшәмбедән республикада, шул исәптән Актаныш районында да,  чәчтарашханәләр эшли башлады. Үзизоляция чорында эшләргә рөхсәт сорап безнең чәчтарашлар район башлыгы Энгель Фәттаховка да мөрәҗәгать иткән иде.  Алар бөтен кагыйдәләрне, санитар таләпләрне төгәл үтәячәкләре хакында ышандырдылар.

aktanysh-online.ru исеме астындагы проект бүген үзендә 14 юнәлештә  күрсәтелгән хезмәтне берләштергән. Нигездә, аларның зур күпчеле сату-алу: районыбыз эшмкәрләре сайт  аша азык-төлек, фермерлар продукциясен, балалар өчен товарлар, көнкүреш техникасы, кием-салым, канцелярия кирәк-яраклары, төзелеш материаллары, бакчачылык, аучылык-балыкчылык товарлары, әзер ризык, саклык маскалары тәкъдим итә.

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле милләттәшләр!

Көтеп алган бәйрәмнәрнең иң зурысы булган рамазан аенда  елдан ел ураза тотучыларыбыз арта. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Иминлек белән изге айны үткәреп җибәрергә язсын. Коронавирус афәтен районга кертми калып,  гает намазларында бергә очрашырга насыйп булсын иде. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран көтелә (Казанда көндез).

 

Аязучан болытлы һава.

 

Урыны белән бераз кар, юеш кар.

 

Көндез урыны белән кыска вакытлы буран.

 

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

 

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6˚,

 

көндез максималь һава температурасы +1..+5˚.

 

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

 

Бөек Ватан сугышы дәһшәтен балачагыннан ук үз күзләре белән күргән, ачлык, ялангачлыкны татыган Ләлә Хәлим кызы бүгенге тыныч, матур тормышка сөенеп яши.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Авылның абруйлы өлкәннәре быел да бу гореф-гадәтне җиренә җиткереп, язгы чәчүгә фатихаларын бирде.  Башта басуның өлгергәнме, юкмы икәнлеген тикшерү кирәк икән. Имам ярдәмчесе Назиф абый Рәшитов басу туфрагына утырып карады, җир җылынган, диде. Соңыннан агайлар, яшьләр белән бергә, басу буйлап йомырка тәгәрәттеләр. Аларга яшьләр дә кушылды. Йомыркалар никадәр ерак тәгәриләр, җир шулкадәр яхшырак өлгергән санала.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов  барлык милләттәшләрне, райондашларны Рамазан ае белән котлады. Быелгы Ураза ае авыл хуҗалыгында мөһим компания- язгы чәчү чорына туры килде. Шулай ук илдәге коронавирус белән бәйле вәзгыять тә катлаулы. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, бу үзенчәлекле вакытта уза торган Рамазан аен мохтаҗларга булышып, иминлек белән үтәргә язсын, исән-сау, Гает бәйрәмендә очрашсак иде, диде. Зарыгып көтеп алынган Рамазан ае белән райондашларны Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин тәбрикләде, ураза тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

Яңа Әлем җирлеге  2 авылны берләштерә, җирлек территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган икен һәйкәл  исәпләнә. Яңа Әлем авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 485 кеше киткән, аларның 296сы сугыш кырларында ятып калган, 98е хәбәрсез югалган. Туган якларына әйләнеп кайту бәхетен татыган  әлемлеләрнең 20се – орденнарга, 57се төрле медальләргә ия булган.

Бу эшләр төгәлләнгәч, юлга икенче кат асфальт түшәләчәк. Шул рәвешле ике арадагы юл каты өслек белән тоташачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International