"РОССИЯ"-"ТАТАРСТАН" ФЕДЕРАЛЬ КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: Язгы кыр эшләрен изге дога белән башлап җибәрү Киров авылында элек-электән матур йола

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Авылның абруйлы өлкәннәре быел да бу гореф-гадәтне җиренә җиткереп, язгы чәчүгә фатихаларын бирде.  Башта басуның өлгергәнме, юкмы икәнлеген тикшерү кирәк икән. Имам ярдәмчесе Назиф абый Рәшитов басу туфрагына утырып карады, җир җылынган, диде. Соңыннан агайлар, яшьләр белән бергә, басу буйлап йомырка тәгәрәттеләр. Аларга яшьләр дә кушылды. Йомыркалар никадәр ерак тәгәриләр, җир шулкадәр яхшырак өлгергән санала.

Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов өлкәннәрнең бу гамәлен хуплап, үзе дә аларга кушылды. Имам-хатыйб Флүс абый Хуҗин җитәкчелегендә кыйблага таба карап, намаз укыдылар, Коръән аятьләрен багышладылар. Еллар имин, тыныч, игеннәр мул уңыш бирсен, чир-чорлар югалтуларсыз узып китсен- барысы да шушы изге теләктә.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре изге йоланы тагы да киңәйтеп, басу кырыена табын әзерләгәннәр, игенчеләрне зурлап-хуплап, изге теләкләрен юлладылар, җырлары белән ару-талуларсыз хезмәт куярга дәртләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International