ҮЗӘКТӘ - ЮЛ ТӨЗЕЛЕШЕ: Региональ программа Яңа Әлем җирлеген юллы итә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Актаныш районында быел социаль-көнкүреш объектлары төзү-ремонтлау белән бергә шактый зур күләмдә юл ремонты да башкарылыр, дип көтелә. Чат, Чынык авыллары федераль программа нигезендә асфальтка тиенсә, региональ юллар программасы һәм муниципаль юл фонды аша планлаштырылган юл төзелешләре дә бар.


“Региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын тоту" программасы нигезендә быел Яңа Әлем – Иске Әлем юлы территориясендә масштаблы эш дәвам итәчәк. Әлегә "Татавтодор" җәмгыяте Яңа Әлем авылының асфальт түшәлгән үзәк урамнарның юлын төзекләндерә, тигезли. Бу эшләр төгәлләнгәч, юлга икенче кат асфальт түшәләчәк. Шул рәвешле ике арадагы юл каты өслек белән тоташачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International