Актаныштагы кайбер чәчтарашханәләрдә саклык чаралары үтәлми диләр...

2020 елның 24 апреле, җомга

Дүшәмбедән республикада, шул исәптән Актаныш районында да,  чәчтарашханәләр эшли башлады. Үзизоляция чорында эшләргә рөхсәт сорап безнең чәчтарашлар район башлыгы Энгель Фәттаховка да мөрәҗәгать иткән иде.  Алар бөтен кагыйдәләрне, санитар таләпләрне төгәл үтәячәкләре хакында ышандырдылар.

Чыннан да,  режим вакытында чәчтарашлар өчен билгеле бер кагыйдәләр кертелде. Алар, нигездә, гади саклык чаралары: клиентлар чәчтарашханәгә алдан язылып кына килә, чәч кистерергә килүченең битлектән һәм перчаткалардан булуы шарт, хезмәткәр килүченең тән температурасын үлчәп, махсус журналга теркәп куя,  куллар антисептик белән эшкәртелә. Бер клиентны озаткач,  бүлмәгә тулысынча дизенфикция  ясала, өстәл-урындыклар, ишек тоткалары хлорлы су белән эшкәртелә. Чираттагы клиентны 15-20 минуттан соң, бүлмәне җилләткәч кенә кабул итәләр.

Кагыйдәләрне төгәл үтәүгә берни дә комаучау итәргә тиеш түгел кебек, әмма  актанышлыларның кайбер чәчтарашханәләр буенча  моң-зарлары инде ишетелә башлаган. Райондашларыбыз аларда саклык чараларының үтәлмәве хакында чаң суга.

Нәрсә бу?  Чәчтарашларның үзләренең һәм клиентларының сәламәтлегенә биртарафлыгымы?  Яисә кагыйдәләрне санга сукмаумы?  Ил җитәкчелеге әлеге тармак вәкилләренең хәленә кереп, аларга эшчәнлекләрен дәвам итәргә рөхсәт иткән икән, сез, хөрмәтле чәчтарашлар,  куелган таләпләрне төгәл үтәргә бурычлы. 

Алга таба  чәчтарашханәләргә рейдлар гамәлләштереләчәк – кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International