Коронавирус белән бәйле куркыныч вәзгыять кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен бил каешларын кысыбрак бәйләргә мәҗбүр итте. Аеруча сизелерлек авырлыкларны азык-төлек булмаган товар сатучылар татыды. Гомумән, кечкенә генә Актанышта товарларны сату проблемасы килеп басты: чикләүләр нәтиҗәсендә сәүдә рәтләре,кибетләр, базарлар ябылды.
Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп көн күрүчеләр дә авыр хәлдә калды. Юкса, шәһәр халкында авыл продукциясенә ихтыяҗ бар һәм ул күп.
.jpg)
Үзизоляция режимы кертелгән мәлдә халык берара исен җыя алмый торды: нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Аеруча авыл халкының мондый шартларда сәүдә итү, үз продукциясен реализацияләү тәҗрибәсе бөтенләй булмавы ачыкланды.
Тик ничек кенә булмасын, кичекмәстән сала белән кала, сатучы белән сатып алучы арасын тоташтыручы күпер ясарга кирәк иде. Бу күпер ролен исә интернет-кибетләр башкарырга тиеш булды, чөнки замана кибетләре үзизоляция шартларында сату-алуны җайга салуда иң куркынычсыз, ышанычлы ысул булып танылды.
Актаныш районында тәүге интернет-кибетне күпләргә бик оста программист буларак таныш Фирзәр Әюпов булдырды.
.jpg)
aktanysh-online.ru исеме астындагы проект бүген үзендә 14 юнәлештә күрсәтелгән хезмәтне берләштергән. Нигездә, аларның зур күпчеле сату-алу: районыбыз эшмкәрләре сайт аша азык-төлек, фермерлар продукциясен, балалар өчен товарлар, көнкүреш техникасы, кием-салым, канцелярия кирәк-яраклары, төзелеш материаллары, бакчачылык, аучылык-балыкчылык товарлары, әзер ризык, саклык маскалары тәкъдим итә.
.png)
Сайтта шулай ук юридик хезмәт төрләре, транспорт хезмәте, даруханәләр буенча да мәгълумат тупланган. Ул бүгенге көндә дә тулылануын дәвам итә. Районыбыз эшмәкәрләре aktanysh-online.ru сатына кереп, анда теркәлү буенча заяка калдыра ала. Моның өчен заявка формасын тутырырга кирәк. САЙТКА ТЕРКӘЛҮ ТУЛЫСЫНЧА БУШЛАЙ!
.png)
Шул заявка нигезендә сезне сайтка теркәячәкләр, анда сезнең контакт телефоннар, интернет челтәрләрендәге шәхси битләрегез, илтеп бирү хезмәте бармы-юкмы – барысы хакында да информация биреләчәк.
aktanysh-online.ru сайтының әһәмияте – райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне бер платформада туплау, аларның продукциясен интернет аша сатуга чыгару.
Шулай ук актанышлылар авыл торак пунктлары өчен зур ассортиментта товарлар сату буенча эшчәнлек алып барган агрогармония.рф интернет-кибетеннән дә файдалана ала.
.png)
Фирзәр Әюпов бүгенге көндә үзләренең шәхси сайтларын булдырырга теләүчеләр өчен дә үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Сайт ясау бәяләре чагыштырмача түбән.