РАМАЗАН АЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА МӨҺИМ КОМПАНИЯ- ЯЗГЫ ЧӘЧҮ ЧОРЫНА ТУРЫ КИЛӘ

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов  барлык милләттәшләрне, райондашларны Рамазан ае белән котлады.

Быелгы Ураза ае авыл хуҗалыгында мөһим компания- язгы чәчү чорына туры килде. Шулай ук илдәге коронавирус белән бәйле вәзгыять тә катлаулы. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, бу үзенчәлекле вакытта уза торган Рамазан аен мохтаҗларга булышып, иминлек белән үтәргә язсын, исән-сау, Гает бәйрәмендә очрашсак иде, диде. Зарыгып көтеп алынган Рамазан ае белән райондашларны Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин тәбрикләде, ураза тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International