ҖИҢҮ ЯЗЫН КАРШЫЛАП: Яңа Әлем авылындагы һәйкәл халыкның үзара салым акчаларына төзекләндерелә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа Әлем җирлеге  2 авылны берләштерә, җирлек территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган икен һәйкәл  исәпләнә. Яңа Әлем авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 485 кеше киткән, аларның 296сы сугыш кырларында ятып калган, 98е хәбәрсез югалган. Туган якларына әйләнеп кайту бәхетен татыган  әлемлеләрнең 20се – орденнарга, 57се төрле медальләргә ия булган.

Җиңүнең 75нче язын Яңа Әлем җирлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарсыз гына каршы ала. Ил өчен көрәшкә күтәрелгән яугирләрне һәйкәлләр  генә гәүдәләндерәчәк биредә дә.

Бу көннәрдә Яңа Әлем авылындагы  һәйкәл Бөек Җиңү көнен каршы алырга әзерләнә. Халыктан җыелган үзара салым акчаларының бер өлеше, ягъни 150 мең сумы, нәкъ шушы максатка юнәлдерелгән.

- Төзекләндерү эшләрен билгеләнгән срокка төгәлләргә ниятлибез. Эшче көчләребез бар, һәйкәл тирәсендә төп эшләр инде башкарылып чыкты. Шушы көннәрдә буяу эшләрен дә бетерәчәкбез, - ди җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова.

Иске Әлем авылында урнашкан һәйкәл 9 май бәйрәменә тулысынча әзер. Ул моннан биш ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына сафка баскан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International