ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 июненә җир кишәрлекләре иң күп өлеше булган 10 төбәк исемлегендә Татарстан (93%)  да бар.

Аеш авылына керә торган юл читендә үсеп утырган агач-куаклар проблемасы да халык тырышлыгы белән чишелеш тапкан.

Шушы көннәрдә Актаныш балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашты. Сиринә Исламова җитәкләгән вокал төркемен быел тугыз укучы тәмамлады.

Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Актаныш үзәк хастаханәсендә исә мондый заманча яңгырашлы кабинет, 2019 елның 1 июлендә файдалануга тапшырылды.

Ел саен Актаныш эчендә автомобиль юллары һәм җәяүлеләр өчен юл кичүләре тамгалары яңартыла. Бу машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора. Бүгенге көндә бу эш белән “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Бу атнада каты өслектәге тамгаларны кирәкле участокларда тулысынча яңартып бетерү бурычы куелган. Гадәттәгечә, уку елы башында мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүләре дә шул рәвешле яңарыш кичерәчәк.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча колачлы программаны 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

18 июнь көнне Чиялек авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Нәҗибә Гайнетдин кызы Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик открыткасын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.

22 июньдә, фашистлар Германиясе илебез территориясенә басып кергән, бер гаепсез миллионлаган гомерләрне юк иткән, Икенче бөтендөнья сугышына Россияне тартып керткән көнне, илебездә ел саен Хәтер һәм Кайгы көне үткәрелә.


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш район үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге белән танышты. Энгель Нәвап улы медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм халык сәламәтлеген саклаудагы намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Коронавирус эпидемиясе вакытында да табибларның һәр көнне хезмәттә булуы, саклык һәм саклану чараларыннан нәтиҗәле файдаланып, чирне кисәтү һәм авыруларны кабул итү барышы белән танышты.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр - безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Без Актаныш районы медицина хезмәткәрләре - тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле  һөнәр ияләре белән горурланабыз. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекле өлеше, республикабыз, районыбыз үсешенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Бүген Актаныш муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм участок шифаханәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндерелә һәм сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.

Коронавирус йогышлы авыруы таралу шартларында нәкъ менә сез бөтен авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, кешеләрнең гомерен саклап калу хакына иң алгы сафларда фидакарьләрчә хезмәт итәсез.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International