Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр - безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.
Без Актаныш районы медицина хезмәткәрләре - тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле һөнәр ияләре белән горурланабыз. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекле өлеше, республикабыз, районыбыз үсешенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Бүген Актаныш муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм участок шифаханәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндерелә һәм сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.
Коронавирус йогышлы авыруы таралу шартларында нәкъ менә сез бөтен авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, кешеләрнең гомерен саклап калу хакына иң алгы сафларда фидакарьләрчә хезмәт итәсез.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!