Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге «Кунакчыллык буенча видеоинтенсив» белем бирү проектын тормышка ашырды.
Барлык видеодәресләр дә Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәгенең youtube каналында ачык рәвештә күрсәтелә: https://www.youtube.com/channel/UCKm6vysAufXnnPu1sJeCvKg .
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 9 октябрьдән чираттагы ялга китте. Отпуск чорына Актаныш районы башлыгы вазыйфалары район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәевкә йөкләнә.
Бүген, 8 октябрьдә, Актанышта Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева халыкны кабул итте.
.jpg)
ЕДН - бу уңайлы.
Бүген милли мәгарифле, милли мәдәниятле Актанышыбыз әлеге тәҗрибә уртаклашу эшчәнлегенең икенче дулкынын кабул итте. 20 район башкарма комитет җитәкчеләре, социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар, мәгариф һәм мәдәният бүлеге башлыклары Актанышча миллилек үрнәген өйрәнде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Актаныш районындагы милли эшчәнлеккә югары бәя бирде.
Бүген – 6 октябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч янаган урыннарда юл билгеләре урнаштыру, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча булды.
Кешегә дә игътибар булмаган заманда, нинди этләр приюты инде дияргә ашыкма, хөрмәтле укучы!
.jpg)
Бүген, 6 октябрь көнне, Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте. Ел саен өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 10 райондашыбызны туплады.
.jpg)
Хакимият бинасында гамәлләштерелүче брифингның чираттагысы бүген Актаныш районындагы мәгариф эшчәнлегенә, аның республика югарылыгындагы үрнәк эш тәҗрибәсенә, милли мәгарифкә багышланды. Чара барышында балалар бакчасы-мәктәп-һөнәри уку йортының алдынгы карашлы шәхес тәрбияләүдә бердәм эшчәнлеге өлге итеп күрсәтелде.
.jpg)