ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

13 октябрь көнне  район Советының утырышлар залында гамәлләштерелгән брифинка җирлекләрдә халыкка китапханә хезмәте күрсәтүче затлар чакырылган иде.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда аскы Актанышка илтүче төп баскыч белән беррәттән мәчет артындагы кече баскычны да халыктан тупланган үзара салым акчасына төзекләндерерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә мәчет артындагы баскыч тулысынча тәртипкә китерелгән.

Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазифаны Ленис Вәлиев башкарачак. Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Ленис Әнәс улы район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып хезмәт куйды.

Урамда көндез генә түгел, төнлә дә якты булырга тиеш. Бигрәк тә автомобиль юлларына кайвакыт яктылып җитеп бетми. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә. Нәкъ менә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлдерелгән республика программасы нигезендә Актаныш районы юллары тиздән яктыртыла башлаячак. Бу нисбәттән Куян боҗрасында эш кайный. Боҗрадан дүрт юнәлештә сузылган юл буйларына ут баганалары утыртыла. Барысы 33 яктырткыч җайланма боҗрага илтүче юлларга ут бирәчәк.

10 октябрь көнне Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия” спорт комплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Кама аръягы зонасы спорт мәктәпләре арасында бадминтон буенча ачык беренчелекнең 2 этабы узды.

Октябрь ае күпьеллык чәчәкләрне, чәчәклекләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт. Һава торышының уңай булуы быел әлеге эшләрне җиренә җиткереп эшләргә мөмкинлек бирә. Район үзәгендә әлеге эш белән “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” Муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бүген алар Ленин паркын шул рәвешле тәртипкә китерә.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

12 сентябрьдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза башлады. Алар Яңа елга кадәр һәр атна саен оештырыла.

Актаныш районы хуҗалыклары, КФХлар, авыл җирлекләре дә алдан билгеләнгән график нигезендә көзге ярминкәләрдә сату итә.

10 октябрь көнне  яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан" дигән уникенче республика конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татарстан” ДТРК.

Мәхтүм Мөхәммәтҗан улы 1930 елның 10 октябрендә Усы авылында туган. Чыннан да авылның иң хөрмәтле аксакалы ул. Гомер буе Иске Айман совхозында шофер, автомеханик булып хезмәт куйган. Ул эшләгән елларда совхозда аның кул астында иллеләп машина исәпләнгән.


11
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район башлыгы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International