ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Усы авылында гомер кичерүче Мәхтүм ага Мөхәммәтҗанов юбилеен каршы алды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе


Мәхтүм Мөхәммәтҗан улы 1930 елның 10 октябрендә Усы авылында туган. Чыннан да авылның иң хөрмәтле аксакалы ул. Гомер буе Иске Айман совхозында шофер, автомеханик булып хезмәт куйган. Ул эшләгән елларда совхозда аның кул астында иллеләп машина исәпләнгән.

Тормыш иптәше Сәвия апа белэн 5 бала тәрбияләп үстерә Мәхтүм абый. Бүгенге көндә 8 оныгы, 8оныкчыгы бар аның. Ике улы - Дамир белән Рәвис, кызы Гөлназ авылда гомер кичерә.

Тик Мәхтүм абыйга Сәвия апа бн озын гомер кичерергә насыйп булмый. Инде менә утыз еллап Мәхтүм ага ялгыз гомер итә, йорт нигезен саклый. Бүген дә аның дөньясы ялт итеп тора. Юбиляр юл аркылы гына яшәүче олы улы Дамир һәм килене Чулпанга зур рәхмәтле. Шулай ук улы Әхсән, кызлары Гөлнара, Гөлназга да рәхмәтләре чиксез аның.

Мәхтүм ага Мөхәммәтҗанов бүгенге бәйрәм сөенечен район, җирлек җитәкчелеге дә уртаклашты. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан
Галимҗанова туган көн иясен котлап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды.

Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев Мәхтүм агага котлау сүзләрен ирештерде. 1980нче елларда ГАЗ-51 машинасы кузовында толып ябынып Минзәлә шәһәренә укырга йөртүе өчен аңа рәхмәтләрен җиткерде.

Юбиляр кунакларны озатырга скандинавия йөреше таяклары бн чыкты, зур рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International