Бадминтончылар Алабугадан җиңү белән кайтты

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

10 октябрь көнне Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия” спорт комплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Кама аръягы зонасы спорт мәктәпләре арасында бадминтон буенча ачык беренчелекнең 2 этабы узды.

Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре белән беррәттән Актаныш, Тукай районнарыннан 140 спортчы катнашты. Егетләр һәм кызлар арасында дүрт яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде.

Актаныш бадминтончылары спорт чарасында яхшы нәтиҗәләргә иреште: Тренер Алгинат Гәрәевнең бадминтончылары Гадел Шәйдуллин, Нияз Галимуллин үз яшь категорияләрендә дәрәҗәле беренче урынга иреште, Гөлназ Бакирова – икенче, Альберт Сергеев өченче урынны яулады. Азамат Вәлиев шулай ук икенче урын иясе. Тренеры – Илдус Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International