Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлавы

2020 елның 11 октябре, якшәмбе

 

“Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район башлыгы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйм!

 

Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынды, көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләргә, терлекчелек фермаларында хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы алдынгыларына, хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга олы рәхмәтемне белдерәм. Быел һава шартлары игенчеләр алдына зур сынаулар куйса да, тармак хезмәтчәннәре сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча, бөртеклеләрне җыеп алдылар. Бөртеклеләрдән 200 мең тонна тулай җыем җыйдык. Республикада да без иң күп икмәк җыеп алучы районнарның берсе. Әлеге уңыш – сезнең хезмәт! Җитәкчеләрнең, белгечләрнең, игенчеләрнең басу-кырларыбызда югары технология белән системалы эш алып баруы нәтиҗәсе. Һәр елны Актаныш игенчесе исеменә лаек булып, югары нәтиҗәгә ирешәбез. Хуҗалыкларыбыз үз көчләре белән даими инвестицияләр кертә, матди-техник базаны ныгыта. Дәүләт программалары ярдәмендә төзү-төзекләндерү эшләре алып бара.

 

Терлекчеләрбезгә зур рәхмәт белдерәм. Сөт җитештерүдә дә тотрыклы эшләүгә ирешеп киләбез. Ел әйләнәсе көндәлек 200 тонна сөт саву максатына ирешеп киләбез. Ел әйләнәсе әлеге күрсәткечкә ирешеп эшләү өчен бүген терлекчеләребез көндәлек эшчәнлеккә, рацион төрләнешенә фәнни нигезләнгән үзгәрешләр кертә. Сөткә дә бәя югары. Хуҗалыкларда комплекслы эшләүдә азык цехлары булдырылу, районда тулысынча робот эшчәнлегенә нигезләнгән заманча ферма эшләү, системалы кертелгән яңалыклар хуҗалыкларның һәм район халкының да керемен формалаштыра. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга да киләчәктә табыш алу мөмкинлекләрен арттыру бурычы куябыз.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре районда үсешкә эшли, бик күп инвестицияләр җәлеп ителә. Актаныш сөт комбинаты, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе үз эшчәнлекләрен яңартып һәм тулыландырып, заман югарылыгында эшлиләр.

 

Киләчәктә дә исән-имин булырга язсын, бергә һәм бердәм эшләп, күркәм уңышларга ирешергә насыйп булсын. Быел гектарыннан 100 центнер уңыш бирүче басуларны да күреп сөендек. Киләсе елга андый басулар тагын да күбрәк булыр дип ышанам. Фән алга бара, игенчелектә дә эшлисе эшләребез дә, күрәсе шатлыкларыбыз да күп булыр дип ышанам. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Бәйрәм белән!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International