Аскы һәм өске Актанышны тоташтырып торучы баскчычлардан зарланучылар күп иде район үзәгендә. Аның берсе базар сайгаклары сынып беткән бу баскычтан көндез менү-төшү бер газап булса, бу урынны караңгыда исән-имин үтү мең бәлагә әверелгән иде.
2020 елда аскы Актанышка илтүче төп баскыч белән беррәттән мәчет артындагы кече баскычны да халыктан тупланган үзара салым акчасына төзекләндерерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә мәчет артындагы баскыч тулысынча тәртипкә китерелгән.
“Теплосервис” оешмасы аны тулысынча тимердән ясаган. Сайгаклары да куркынычсыз – кыш көннәрендә аяк шумаслык итеп яңартылган алар. Моннан өлкән яшьтәгеләрнең йөрүе дә исәпкә алынган – баскычның ике өлешендә утырып ял итәр өчен урыннар куелган. Иң мөһиме – баскыч тәүлекнең караңгы вакытында яктыртыла.
Хәзер исә әкияти үзгәрешне икенче баскыч көтә. Төзекләндерү эшләре шушы көннәрдә башланып китәчәк.