“Әнәк” агрофирмасы комбайнчылары республикакүләм бәйгедә икенче урынны яулады

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

10 октябрь көнне  яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан" дигән уникенче республика конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татарстан” ДТРК.


Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар катнашты.


Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы яшь комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәткән иде. Шунысы сөенечле, дистә елдан артык тарихы булган бәйгедә Актаныш комбайнчылары да катнашты. Барлык тур нәтиҗәләре буенча үзебезнең “Әнәк” агрофирмасының иң күп икмәк суктырган егетләре, утыз яшькәчә булган җир уллары – төп комбайнчы Илмар Илдар улы Хәмзин һәм ярдәмче комбайнчы Илнар Ирек улы Хафизов әлеге бәйгедә лаеклы төстә дәрәҗәле икенче урынны яуладылар.


Райондашларыбызга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Моннан тыш хезмәт юлларын икмәк игү эшенә багышлаган яшь комбайнчылар Авыл хуҗалыгы университетына укырга керү өчен сертификата ия булдылар.

“Әнәк” агрофирмасы уңганнарын ихлас күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International