12 сентябрьдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза башлады. Алар Яңа елга кадәр һәр атна саен оештырыла.
Актаныш районы хуҗалыклары, КФХлар, авыл җирлекләре дә алдан билгеләнгән график нигезендә көзге ярминкәләрдә сату итә.
Шимбә көнне Яр Чаллыда үткән ярминкәдә Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыгы ит белән катнашса, Татар Суыксуы, Күҗәкә, Киров авыл җирлекләре шәһәр халкын юнь бәядән тәкъдим ителгән ит, сөт, каймак, май, йомырка, яшелчә, бал кебек продукцияләре белән сөендерде.