ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән "Яшь фермер мәктәбе" (алга таба – мәктәп) уздыра.


21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов "Үз эшенә чиксез бирелгән, балаларны ярата торган, фанат укытучылар кирәк безгә. Коллективка шундый белгечләрне тартырга тырышыгыз",- дип кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә тәкъдимнәрен җиткерде.

АТНАЛЫК ЙОМГАК: Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге белән шимбә киңәшмәсе үткәрде.

16 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында планлаштырылган эшләрнең үтәлеше күздән кичерелде, җаваплы җитәкчеләрнең эшчәнлегенә анализ ясалды. Бу хакта Район Советының оештыру эшләре бүлеге мөдире Миләүшә Гыйлаева хисап тотты.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Актанышта яшәүче хезмәт, тыл ветераны Гөлбүләк Димиевага 100 яшь тулды. Ул райондагы алтынчы гасыр яшьтәше.Район башлыгы ветеранга ил президентының котлау хатын, үз исеменнән бүләк тапшырды. Йөз яшьтә дә көләч, якты йөзле, шат күңелле булып калуның серләре турында киләсе репортажда.

Җитез, матур ап-ак яулыклы әбекәйне күргәч, һич кенә дә 100 яшь димәссең! Гөлчәчәкләргә күмелеп, өй түрендә олуг юбилее белән котлаучыларга изге теләкләр генә теләп утырды Гөлбүләк әби. Алар буыны илнең иң олы бүләгенә лаек.

Бүген, 20 ноябрь көнне,   Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Чарада районның мәгариф системасына кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.

Бүген, 20  ноябрьдә, Актанышта  гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча уртак команда-штаб өйрәнүләре узды. Чара ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов, янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте башлыгы урынбасары Евгений Зотин контролендә оешты.

Бүген Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл Советы депутатлары халык акчасына башкарылган эшләрнең үтәлешен тикшерде. Башкарма комитет җитәкчесе Риназ Шәрипов 2019 елда җыйналган үзара салым акчасына эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. 2020 елга Актаныш авылын төзекләндерү, халык яшәешен уңайлыклы итү буенча планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Энгель Нәвап улы Актанышны төзү-төзекләндерүне халык акчасына гына калдырмыйча, федераль дәрәҗәдә яки республикакүләм дәүләт программалары аша  эшләү мөмкинлеген карарга кирәклеген әйтте. Аеруча юллар ремонты һәм урамнарга асфальт салу, урамнарны яктырту кебек программалар бу уңайдан авылларга зур ярдәм ул.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гафуров Ринат Роберт улы әлеге олимпиадада җиңү яулады.

Россия Федерациясе хөкүмәте һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан барлыкка килгән “Национальный проект»- «Милли проект» кысаларында Актаныш сәнгать мәктәбенә 7 миллион 743 мең сумлык музыка кораллары кайтты! Берсеннән-берсе затлы, барысы алты данәдә фортепианолар классларга бүлеп бирелде. Горур рояльне моңарчы Актаныш сәхнәсендә күргән юк иде, хәзер яңа кайткан рояль сәнгать мәктәбенең кече залын бизәп тора. Танылган җырчыларның концерт төркемендәге музыкантлар гына уйный торган электр гитаралары, ике флейта, дүрт саксофон, җиде баян- барысы да үзебезнең балаларның музыкаль сәләтен үстерүгә хезмәт итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International