Бүген, 20 ноябрьдә, Актанышта гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча уртак команда-штаб өйрәнүләре узды. Чара ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов, янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте башлыгы урынбасары Евгений Зотин контролендә оешты.
Өйрәнүләрдә катнашучылар иртәнге сәгать алтыда телефон элемтәсе буенча кичекмәстән җыелырга дигән фәрман алдылар. Билгеләнгән вакытка барлык хезмәтләр дә урында иде. Алар гражданнар оборонасы җитәкчелегенә өйрәнүләргә әзер булулары турында хәбәр иттеләр. Аннан өйрәнүләрдә катнашучы барлык хезмәтләр шартлы рәвештә тудырылган гадәттән тыш хәлләр буенча чара күрү биремнәрен үтәүгә күчтеләр. Искәртеп үтәбез, әлеге чара гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын хәвефсезлеген кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелә.
“М-7 федераль трассасының Актаныш районы территориясеннән үткән өлешендә пассажирлар утырган ике автобус һәм егерме җиңел машина кар “әсирлегендә” калган. Нәтиҗәдә, километрларга сузылган бөке хасил булган...” - бүген Актаныш районында гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләрнең легендасы әнә шундый.
Штаб өйрәнүләре үз эшен аэропорт мәйданында җәелдерде. Актанышның янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы, ЮХИДИ бүлеге кебек җаваплы оешмалардан дистәдән артык махсус техника, җаваплы хезмәткәрләр катнашты анда. Бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пунктының әзерлек дәрәҗәсе нәкъ бүген тикшерелде.
Буран, каты салкыннар, кар көртләре, җитди аварияләр нәтиҗәсендә М-7 федераль трассасының Актаныш районы биләмәсенә кергән өлешендә машиналар хәрәкәте туктатылса, районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча штабы нинди чаралар күрергә тиеш? Бүгенге өйрәнүләрдә әлеге схема тулысынча башкарылып каралды.
Көтелмәгән гадәттән тыш очрак теркәлсә, бу хакта кичекмәстән районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илшат Габдулхаевка хәбәр ителергә тиеш. Ул исә, үз чиратында, килеп туган вәзгыятьне контрольгә алырга һәм аны ликвидацияләү өчен кыска вакыт эчендә районның җаваплы оешмаларын “аякка бастытырга” бурычлы. Сүз табигать шартларының “капканына” эләгүчеләрнең исәнлеге, сәламәтлеге хакында бара. Бу уңайдан урындагы һәм күчмә эвакуацион пунктларның да тулы әзерлектә булуы, беренчел кирәк-ярак һәм азык-төлек белән тәэмин ителүе зарур.
Урындагы техника әзерлек сызыгына бастырылгач, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе алдында видеохисап тотты.
Гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча уртак команда-штаб өйрәнүләренең икенче мәйданы итеп Актанышның Юл урамында урнашкан “Природные ресурсы” җәмгыяте территориясе сайланган иде. Өйрәнү шарты буенча, әлеге җәмгыятьнең бер корылмасында янгын чыга. Бу хәл турында мәгълүмат кичекмәстән районның гадәттән тыш хәлләр бүлегенә җиткерелә. Тиз арада операция белән җитәкчелек итү штабы оештырыла.
Хәбәр килеп ирешү белән, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, газ, электр өчен җаваплы хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән машиналар, көчле сиреналар белән, шартлы янгын урынына ашыкты. Бу вакытта, билгеле, бу юнәлештәге юлда хәрәкәт тулысынча туктатылды. Җәмгыять хезмәткәрләре эвакуацияләнде.
Фаҗига булган урынга иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр бина эченә узды. Зыян күргән бер кешене да нәкъ менә алар ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.
“Команда-штаб укулары” “Команда-штаб укулары барлык авария-коткару формированиеләренең (АСФ) гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта көйле эшләргә әзерлеген күрсәтергә тиеш. Тренировка нәтиҗәләре буенча АСФ гамәлләре анализланачак. Гомумән алганда, барлык хезмәтләр дә куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Реаль шартларда локальләштерү һәм инцидентларны бетерүдә катнашучыларның оста һәм грамоталы гамәлләре районыбызны гадәттән тыш хәлләрдә саклап калуга ярдәм итәчәк", - дип, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илшат Габдулхаев бүгенге өйрәнүләргә йомгак ясады.
Чара ахырында бүгенге өйрәнүләрдә катнашучылар катнашында башкарылган эшкә анализ ясалды. Әлеге ситуацияне үз күзләре белән күргән һәркемнең күңеленә шом йөгергәндер, мөгаен. Шуңа күрә дә мондый чаралар бары тик өйрәнүләр булып кына калсын иде дигән теләктә калабыз.