АКТАНЫШТА 2019 ЕЛДА ҖЫЕЛГАН ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫ НИЧЕК ТОТЫЛДЫ?

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл Советы депутатлары халык акчасына башкарылган эшләрнең үтәлешен тикшерде. Башкарма комитет җитәкчесе Риназ Шәрипов 2019 елда җыйналган үзара салым акчасына эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. 2020 елга Актаныш авылын төзекләндерү, халык яшәешен уңайлыклы итү буенча планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Энгель Нәвап улы Актанышны төзү-төзекләндерүне халык акчасына гына калдырмыйча, федераль дәрәҗәдә яки республикакүләм дәүләт программалары аша  эшләү мөмкинлеген карарга кирәклеген әйтте. Аеруча юллар ремонты һәм урамнарга асфальт салу, урамнарны яктырту кебек программалар бу уңайдан авылларга зур ярдәм ул.

Фикер алышуда авыл Советы депутатлары: “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймов, “ИТК” оешмасы җитәкчесе Зөфәр Имамов, “Актаныш юллары” директоры Радик Гаязов актив катнашып, тәкъдимнәрен әйттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International