Яшь фермерлар мәктәбен үткәрү турында

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән "Яшь фермер мәктәбе" (алга таба – мәктәп) уздыра.
Мәктәп кысаларында әлеге тармакның алдынгы экспертлары белән онлайн-дәресләр, шулай ук республиканың уңышлы фермер хуҗалыклары буенча онлайн-экскурсияләр каралган. Анда катнашу өчен авыл җирендә яшәүче һәм үз бизнесларын башларга теләгән муниципаль берәмлекләр вәкилләре (шул исәптән бер елдан да ким булмаган эшмәкәрләр) чакырыла.
Мәктәп онлайн-платформада узачак https://sschool.agropoliya.ru (гариза тутырыр алдыннан сайтта алдан теркәлү узарга кирәк). Белем бирү программасын үтү нәтиҗәләре буенча катнашучыларга әлеге тармакта «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.
Мәктәптә катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр түбәндәге сайтта электрон гариза тутырырга кирәк: https://school.agropoliya.ru/fermer оештыру взносы 1000 сум тәшкил итә (сайтта гариза тутырганда түләнә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International