Россия Федерациясе хөкүмәте һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан барлыкка килгән “Национальный проект»- «Милли проект» кысаларында Актаныш сәнгать мәктәбенә 7 миллион 743 мең сумлык музыка кораллары кайтты! Берсеннән-берсе затлы, барысы алты данәдә фортепианолар классларга бүлеп бирелде. Горур рояльне моңарчы Актаныш сәхнәсендә күргән юк иде, хәзер яңа кайткан рояль сәнгать мәктәбенең кече залын бизәп тора. Танылган җырчыларның концерт төркемендәге музыкантлар гына уйный торган электр гитаралары, ике флейта, дүрт саксофон, җиде баян- барысы да үзебезнең балаларның музыкаль сәләтен үстерүгә хезмәт итә.
Музыка мәктәбе укытучысы Инсаф Хәбибуллин яңа уен коралларының барысын да эшкә җигеп, мәктәп каршында “Халык уен кораллары ансамбле” оештырырга ниятли. Сәнгать мәктәбенең май аенда уза торган хисап концертында бу ансамбльнең чыгышын күреп хозурланырбыз әле. Әлегә кайбер инструментлар складта саклана. Балалайка, домра, барабан, флейтада уйнарга өйрәтергә остазлар әлегә мәктәптә юк. Киләчәктә җитәкчелек бу эшне җайга салырга тели.
Эш оештыру өчен кирәкле җиһазлар- интерактив проектор, экран, принтерлар да “Милли проект” бүләкләре.
“Милли проект” барысы 15 юнәлешне колачлый: “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Демография” , “Мәдәният”, ”Яшәү өчен уңайлы мохит”, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, ”Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Икътисади үсеш”, “Фән”, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү”,”Цифрлы икътисад”,“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы”.
“Мәгариф”, “Мәдәният”,“Сәламәтлек саклау” юнәлеше буенча районда колачлы эшләр башкарылды. Алар хакында да таныштырырбыз.