"РОССИЯ-ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ: АКТАНЫШНЫҢ АЛТЫНЧЫ ЙӨЗЬЯШӘРЕ(ВИДЕО)

2020 елның 20 ноябре, җомга

Актанышта яшәүче хезмәт, тыл ветераны Гөлбүләк Димиевага 100 яшь тулды. Ул райондагы алтынчы гасыр яшьтәше.Район башлыгы ветеранга ил президентының котлау хатын, үз исеменнән бүләк тапшырды. Йөз яшьтә дә көләч, якты йөзле, шат күңелле булып калуның серләре турында киләсе репортажда.

Җитез, матур ап-ак яулыклы әбекәйне күргәч, һич кенә дә 100 яшь димәссең! Гөлчәчәкләргә күмелеп, өй түрендә олуг юбилее белән котлаучыларга изге теләкләр генә теләп утырды Гөлбүләк әби. Алар буыны илнең иң олы бүләгенә лаек.

Ун ел элек сугыштан Бөек Җиңү яулап кайткан иреннән тол калган әбигә яңа йорт төзеп бирәләр. Шул көннән башлап улы Мирхәт, килене Халидә белән яңа нигездә яши ак әби. Ә соңгы вакытларда Актанышта кызы Гөлсәгыйдә, кияве Илгиз Саниевлар тәрбиясендә көн күрә.

Әтисе вафатыннан соң өч көн үткәч, Иске Солтангол авылында туа ул. Әнисе  “Гөлбүләк” дип исем куша. Исеме җисеменә туры килә, кешеләргә гомер буе шатлык кына өләшә. Гөлбүләк беренче хатыны вафат булган Хуҗиәхмәт белән кавышканда, ирнең биш яшьлек улы да була. Аны ятимлектән аралап, әни җылысын бүләк итә яшь хатын. Гаиләне түгәрәкләп, бер-бер артлы тагын дүрт бала туа.

Колхозның бер эшеннән дә калмый. 14 яшеннән гел сафта. Терлекләр  карый, печән чаба, басуда чүп утый. Лаеклы ялга чыккач, озак еллар колхоз ашханәсендә ипи сала. Авылдашларына мәҗлесләргә аш-су өстәлләре әзерләшә, чәк-чәк пешерергә дә гел аны чакырганнар. Ә үзен йөз яше белән котларга төп нигезгә барлык, балалары, оныклары, якын туганнары җыелды. Бергәләп дога кылып, вәгазьләр тыңлап, Корьән ашыннан авыз иттеләр.

Илсур Фәттахов “Тамыр” хуҗалыгы исеменнән Гөлбүләк әбигә җылы юрган бүләк итте. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин да истәлекле бүләге белән килгән иде. Йөзъяшәр әбинең шаулап узган гомер юлына соклануларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International