АТНАЛЫК ЙОМГАК: Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге белән шимбә киңәшмәсе үткәрде.
16 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында планлаштырылган эшләрнең үтәлеше күздән кичерелде, җаваплы җитәкчеләрнең эшчәнлегенә анализ ясалды. Бу хакта Район Советының оештыру эшләре бүлеге мөдире Миләүшә Гыйлаева хисап тотты.
Шимбә киңәшмәсендә 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр эш планы тәкъдим ителде, оештыру мәсьәләләре җентекләп тикшерелде.