ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.

Белешмә: «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында «Федераль законның 70 статьясына һәм» РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»2020 елның 8 декабрендәге 404-ФЗ номерлы Федераль закон.

Актаныш урманчылыгының участок җитәкчесе Альберт Гардиханов “Райондашларның теләкләрен кичә, 8 декабрь көнне Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчелегенә юлладык, тиздән Актаныш базарында үзебезнең район территориясендә үскән чырышыларны сата башлаячакбыз,”-диде. Бәяләргә килгәндә, чыршыга хак аның озынлыгына карап куелган: 1 метрлы чыршы 330 сум, 2 метрлысы 560 сум, 3 метрлысы 1080 сум, 4 метрлысы 1440 сум, 5 метрлысы 1640 сум. Оешма -предприятиеләр Минзәлә урман хуҗалыгына чыршы сорап гаризаларын юллый ала.

Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 17 тоннага якын арткан, 2019 елның 8 декабренә 154219 килограмм сөт савылса, быел бу көнгә гомуми күләм 170563 килограммны тәшкил итә.

 Сөтчелек лидерлары- “Әнәк” агрофирмасы ( 2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 26559 кг), “Нигез” хуҗалыгы (2020 елда- 7513 кг, 2019 елда- 6510 кг), “Чишмә” хуҗалыгы (2020 елда- 11357 кг, 2019 елда- 9948 кг), “Чишмә” агрофирмасы (2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 4910 кг), “Башак” хуҗалыгы (2020 елда- 13475 кг, 2019 елда- 9875 кг).

 

Event Интенсив: туристик проектларны эшләүчеләрне масштаблы укытуда катнашырга чакыралар

Белем бирү модуле 14 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Zoom онлайн платформасында узачак

Event Интенсив – туристик проектлар авторларын һәм эшләүчеләрне укытуга юнәлдерелгән масштаблы проект. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән оештырылган белем бирү программасы чаралар-территорияләрнең брендларын планлаштыру һәм тормышка ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре инвентларны уздыру һәм алга сөрү кебек темаларны ачачак.

Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына йомгаклар ясау тантанасы узды. 7 номинация буенча брендларның перспективалылыгын һәм потенциалын эксперт конкурс комиссиясе бәяләде, ә «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүчеләрне 2020 елның 19 ноябреннән 2 декабренә кадәр узган бөтенхалык тавыш бирүендә халык билгеләде, тавыш бирүдә миллионнан артык кеше катнашты!

COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте 14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турында карар кабул итте. Кабул итү эпидемиологик хәл тотрыклы дип табылган  чорга кадәр күчерелә.

 

Кабул итү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX «Ачык Евразия — 2020» әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә икенче урынны яулады.

Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә — 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән, ә кыска исемлеккә иллешәр автор сайлап алынган.

Халыкара иҗади конкурсның 2020 елгы җиңүчеләре 2021 елның май аенда Лондонда узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк.

Иҗатташ дустыбыз Ленар, сине актанышлылар исеменнән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшь буынга да шуны төшендерергә омтылабыз. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләрен булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.

Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын  бүген – 8 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул  район Советы бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән, аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде.

Җиңүчеләрне   Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,   Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина,  район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Шакирова, идарәнең баш белгече Айрат Кәрамов тәбрикләде.

Бүген Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш дүртенче утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International