ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Технология фәненнән олимпиадада җиңү өчен математика кебек төгәл фәннәр белән беррәттән, логик фикерләү һәм сөйләм культурасына ия булып үз проектларыңны яклый белергә кирәк. Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Алмаз Рахманов ир балаларның эшләренә анализ ясап, катнашкан укучыларга, аларның остазларына рәхмәт белдерде. Ни кызганыч, технология фәнен тугыз мәктәп әллә ни кирәклегә санап тормаган, шуңа күрә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән: быел 30 булса, узган ел 50 укучы катнашкан. Олимпиада ике көн дәвам итә, беренче көнне укучылар теория һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтсә, кичә, 15 декабрь көнне үз куллары белән проектларын якладылар.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Геология мәктәпләрдә аерым фән булып укытылмаса да, быел әлеге предмет олимпиадасында барлыгы 33 укучы катнашкан. Биредә дә иң күп катнашучы VIII сыйныфта – 14 укучы. Җиңүче булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Нияз Галимуллин танылды. Укытучысы – З.А.Галиева. Призер исемлегендәге укучылар Пучы, Әлем, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләреннән.

Быел химия фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Актаныш районыннан 33 укучы белемнәрен сынаган. Иң күп катнашучылар саны VIII сыйныфка туры килә. Барлыгы 16 укучы. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар арасында җиңүчел булып Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Рузилә Гайнетдинова танылды. Укытучысы И.Р. Вахитов. Муниципаль этап призеры Пучы мәктәбеннән Адилә Вахитова, укытучысы А.М. Вагизова.

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә геология һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде. Методик берләшмә җитәкчеләре, фән укытучылары тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ да ясалды.

Бүген район Советының киңәшмәләр залында “Актаныш районы җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт анализында антибиотик чыкмасын өчен куелган таләпләр, тәкъдим ителгән препаратлар” темасына брифинг узды. Брифингка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлмгәрәев җитәкчелек итте. 
Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар сөтен җыю һәм тапшыруны оештыру, куелган максат, хәл итәсе мәсьәләләр турында Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова таныштырды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Флүн кызы Насыйрова антибиотиклы сөт җыюны чикләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ноябрь аенда хуҗалыклар арасында барган ярышта бер шартлы терлеккә узган ел белән чагыштырганда иң күп акча кереме кертеп, мөгезле эре терлек баш санын арттырып, иң күп ит һәм сөт җитештерүгә ирешкән өч хуҗалык:  муниципаль район советы фондыннан акчалата бүләк белән хөрмәтләнде. Беренче урында "Чишмә" агрофирмасы, икенче урында- "Әнәк" агрофирмасы, өченче урында "Нигез" хуҗалыгы. Әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды.

2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез делегегациясе Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты.

МИЛЛӘТНЕ ЧИТТӘН КИЛЕП ҮСТЕРМӘСЛӘР: Башкортстан татарлары "Агыйдел" ансамбле белән танышты.

Башкортстанның 17 район вәкилләре Актаныш районында тәҗрибә уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International