Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гамәлдәге шәхси эшмәкәрләргә салым хисапларын салым органнарына үз вакытында тапшырырга һәм алар гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин шартлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш итә.
Актаныш үзәгендә дә юл төзекләндерү тулы куәттә бара. Бу эш белән “Актаныш юллары” җәмгыяте уңганнары шөгыльләнә.
.jpg)
14 апрельдән 23 апрельгә кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша профилактик прививкалар әһәмияте, кирәклеге хакында кайнар элемтә эшли. Профилактик прививкалар ясатуга кагылышлы сораулары булган гражданнар, мөрәҗәгать итегез!
17 апрель көнне Актаныш районында “Президент ярышлары” дип исемләнгән спорт бәйгесенең муниципаль этабы узды.
.jpg)
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Актаныш районы хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрде. Әлеге чараларның максатчан юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын җиткерү.
Бүген Актаныш районында барлык җирлекләрне, оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне колачлаган зур өмә үтте.
.jpg)
Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта унберенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды. Ул ике көн дәвам итәчәк.
.jpg)
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 21 нче апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).
Яшьләрнең 12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак.
26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.