ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Шушы көннәрдә 75 яшьлек олы юбилеен каршы алган Борханов Вил Гайфи улы Татарстан Республикасы “Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны“ күкрәк билгесе белән хөрмәтләнде. Әлеге чара тантаналы рәвештә, полиция хезмәткәрләре, ветераннар катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә узды.

«Иман» спорткомплексында 9 гыйнварда Кыш бабай бүләгенә гер күтәрү буенча ярыш булды. Анда район белем бирү оешмаларыннан һәм БР “ Агыйдел” шәһәреннән яшь спортсменнар катнашты.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яңа ел яллары чорында районыбыз укучылары арасында Кыш бабай призына төрле спорт бәйгеләре оештыру инде күптән традициягә әверелде. Шул нисбәттән, 8 январь көнне “Иман” спорт комплексында яшь көрәшчеләрнең һәм дзюдочыларның Кыш бабай призына Яңа ел турниры оештырылды
Актанышта ТР Президентының Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкиленең кабул итү бүлмәсе ачылды.Аның адресы: Ленин проспекты 53, КБО-Магнит бинасында( икенче катта)” ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге”, җитәкчесе Булат Шайхразиев
Алкалы хоккей буенча район үзәге оешмалары арасында ярыш үткәрелә. Уеннар 10 январьдан башлана

8
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

8 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршы бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара РТ Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгенең Актаныш  бүлеге тәкъдиме белән оештырылды


7
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар

6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” бәйгесе башланды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештыра. Бәйге 30 декабрьдән 3 февральгә кадәр дәвам итә.

 6 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән Иҗат үзәге хезмәткәрләре күңелле  маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар
 5 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International