Районда беренче тапкыр эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде

2014 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

8 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә эшмәкәр балалары өчен Яңа ел чыршы бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара РТ Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгенең Актаныш  бүлеге тәкъдиме белән оештырылды

Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фаттахов тәбрикләде. Балалар белән Иҗат үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга  эшмәкәрләр үзләре үк әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International