6 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән Иҗат үзәге хезмәткәрләре күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.
Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев котлады. Ул районда тәрбиягә алган балалары булган 38 гаилә булуын, аның асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде. Барлык чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан балаларга хакимиятнең бүләкләре тапшырылды.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)