Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны

2014 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Шушы көннәрдә 75 яшьлек олы юбилеен каршы алган Борханов Вил Гайфи улы Татарстан Республикасы “Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны“ күкрәк билгесе белән хөрмәтләнде. Әлеге чара тантаналы рәвештә, полиция хезмәткәрләре, ветераннар катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә узды.

 

Вил Гайфи улы күпләргә үрнәк күпкырлы, сикәлтәле хезмәт юлы узган кешеләрнең берсе. Район эчке эшләр бүлегенә 1961 елда килә ул. 1 елдан соң тырышлыгын, тәвәкәллеген күреп паспорт өстәленә җитәкче итеп билгелиләр. Ул чорда районда 57 меңгә якын халык исәпләнгән (чагыштыру өчен хәзер 32 мең кеше яши) һәм бердән-бер паспорт өстәле эшләгән. Анда да бары тик 1 кеше–Вил Борханов утырган. Шуңа карамастан ул елларда киң колач җәеп килгән паспорт реформасын берүзе, исән-имин җиңеп чыга. “Көненә кулдан язып 400гә якын паспорт тутырырга туры килгән чаклар да булгалады“,–дип искә ала ул бүген.

Вил Гайфи улы әлеге җаваплы урында 1976 елга кадәр эшли һәм тырыш хезмәте өчен төрле күкрәк билгеләре, медальләр белән бүләкләнә. Хезмәт юлын эчке эшләр бүлегендә профилактика буенча инспектор, кизү бүлегенең өлкән инспекторы вазифаларында дәвам итә. Җыеп кына әйткәндә, хокук саклау системасында 30 елга якын тырыш хезмәт куя ул. Шөкер, эшенең дәвамчылары бар. Бүгенге көндә кызы Гөлназ һәм улы Илназ да Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә эшлиләр.

“Мактаулы ветеран“ исемен Вил Борхановка район эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе Васил Вахитов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов тапшырды. ТРдагы Россия федераль миграцион хезмәт идарәсенең Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гарипова һәм аның урынбасары Ильфира Сергеева Вил Гайфи улын истәлекле бүләк бүләк белән бергә ветеранның тормыш иптәше Әнүзә апага дип зур чәчәк бәйләме дә тапшырдылар. Иминлегебез сагында көнне-төнгә ялгап тырыш хезмәт куйганнарның өйдә көткән сабыр, көчле пар канатларга, хәер, һәйкәл куйсаң да аз сыман.

 
 

Руслан УСМАНОВ язмасы, автор фотолары( “Актаныш таңнары” газетасы, № 1, 10.01.2014 )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International