Кыш Бабай призына көрәш бәйгеләре

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел яллары чорында районыбыз укучылары арасында Кыш бабай призына төрле спорт бәйгеләре оештыру инде күптән традициягә әверелде. Шул нисбәттән, 8 январь көнне “Иман” спорт комплесында яшь көрәшчеләрнең һәм дзюдочыларның Кыш бабай призына Яңа ел турниры оештырылды. Турнирны ачу тантанасына килгән район башлыгы  урынбасары Илфак Бариев спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

 

Турнирда район мәктәпләреннән, Яр Чаллыдан һәм Әлмәттән барысы 84 көрәшче катнашты..

 
Үз авырлык үлчәмендә батыр калган көрәшчеләр:

Салават Гыйлемов (Пучы),

 

Илназ Шәмсиев (Пучы),

 

Заһит Шайхайдаров (Тат.Суыксу),

 

Айнур Мирзаянов (1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Раббани Нургалиев (1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Денис Миннуллин(1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Илгизәр Нурлыев (Иске Богады),

 

Илдус Сафиуллин (Иске Богады),

 

Алгиз Исмәгыйлов (1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Илдар Рәхмәтуллин (1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Фәндус Хуҗин (Теләкәй),

 

Ренат Камалов (1 санлы Актаныш мәктәбе),

 

Рузил Марданов (Күҗәкә).

 

Призлы урыннарга ия булган бар көрәшчеләргә Кыш Бабай һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International