"Яшьлек" мәдәни үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

 5 гыйнварь көннне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илнар  Фаттахов тәбрикләде.Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга хакимиятнең бүләкләре, шулай ук,  ТР Дәүләт Советы депутаты, “ Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Шәрипов әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

 

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International