Актаныш “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” республика бәйгесендә катнаша

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” бәйгесе башланды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештыра. Бәйге 30 декабрьдән 3 февральгә кадәр дәвам итә.

 

Бу атнада әлеге бәйге кысаларында Актанышта  махсус комиссия булып китте.

Бәйгенең шарты буенча чыршы гына түгел, тирә –як территория, аларның утлар белән бизәлеше, кардан, боздан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оргиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән чаралар бәяләнә. Болардан тыш, халыкта әлеге ял һәм күңел ачу үзәгенең никадәрле популяр булуы интерактив сорашу ярдәмендә ачыкланачак. Һәркем үзенә ошаган чыршы өчен тавыш бирә ала. Шуның өчен актанышлыларны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.

 

Бәйгенең приз фонды 5 млн 250 мең сум. Беренче урын өчен -1 млн. сум, икенче урын өчен -500 мең сум, өченче урын өчен -250 мең сум биреләчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International