ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атнада Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

17-19 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә урта яшьтәге укучылар арасында чаңгы буенча Татарстан беренчелеге булды. Анда тренер Галимҗан Мансуров җитәкчелегендәге Актаныш районы командасы  IIурынны алды

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Киләсе атнада Казанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең укуы булачак. Анда төп игътибар агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген күтәрү юлларына һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә берләшмәсенә керүе уңаеннан җитәкченең роленә юнәлтеләчәк.

 

Грипп-иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Бу чир белән үз гомерендә һәр кешенең дә чирләп караганы бардыр. Бу ни өчен шулай соң дигән сорауга җавап булып, грипп вирусының үзгәрүчәнлеге тора. Ел саен бу вирусның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә, ә аларга каршы кешенең организмы әле көрәшә алмый.

18 гыйнварда «Лачын» боз-спорт сараенда район оешмалары арасында алкалы хоккей буенча чемпионат башланды

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов һәм районның 12 хуҗалык җитәкчесе 13-15 гыйнварда Белоруссия Республикасында булып кайттылар. Эшлекле визитның төп максаты – терлекчелек тармагы буенча алдынгы технологияләрне үзләштерү. Дәниф Харисовның чит илдә алган тәэсирләре белән без дә кызыксындык.

 

Бу елдан башлап иминият комапанияләре “бонус-малус” коэффициентларын активрак исәпли башлаячаклар, шуның аркасында дөрес йөрүче автомобильчеләргә ОСАГО полисын арзанрак бәягә алу мөмкинлеге туа.

Күп функцияле үзәк – дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә вәкаләте булган дәүләт оешмасы. 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән 210 санлы ФЗ нигезендә барлыкка килгән шундый оешма гыйнвар аеннан безнең районда да халыкка хезмәт күрсәтә башлый. “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк“ директоры итеп моңа кадәр район пенсия фонды җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Альберт Шәйгалләмов билгеләнде.

Оешма-предприятие хезмәткәрләре чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшыра башлады. Урыны – “Бүләк” яктыртылган чаңгы трассасы. Беренче булып муниципаль район Советы хезмәткәрләре старт алды.
Хәзер “Актаныш таңнары” газетасына өегездән яки офистан чыкмыйча, интернет аша гына да язылырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International