17-19 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә урта яшьтәге укучылар арасында чаңгы буенча Татарстан беренчелеге булды. Анда тренер Галимҗан Мансуров җитәкчелегендәге Актаныш районы командасы II урынны алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең командадан 3 чаңгычы-Актанышның беренче һәм икенче урта мәктәпләреннән, Күҗәкә төп мәктәбеннән Илнар Фәрдиев, Камил Могтазиров, Таһир Садертдинов Татарстанның җыелма командасына кертелделәр. Алар 5 февральдә Сыктывкар шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашачаклар