Районның теркәү палатасы, техник инвентарьлаштыру бюросы һәм Россреестр идарәсенең Актаныш бүлекчәсе урнашкан бина (элеккеге һөнәр училищесы тулай торагы) халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен арттырырга әзерлекне 2013 елда ук башлап җибәрде. Быелдан ул глобаль масштабта эшли башлый. Бу ни дигән сүз? Дәүләт власте органнары (федераль органнар, субъект органнары, башкарма властьның муниципаль органнары) күрсәткән барлык төр хезмәтләрдән дә шушы үзәктә файдаланып булачак. Икенче төрле әйткәндә, ул хезмәт күрсәтүче супермаркет ролен үтәргә тиешле үзенчәлекле оешма булырга охшаган.
Мондый үзәкләр гражданнарга төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтү, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметү, хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскарту, коррупциягә, арадашчылар хезмәтенә киртә кую кебек максатларны үз эченә ала.
Иң мөһиме – әлеге учреждение аша күрсәтеләчәк хезмәтләр түләүсез булачак дип ышандыралар. Бу бары тик дәүләт пошлинасына гына кагылмый. Анысын, Россия Федерациясенең норматив-хокук актларына нигезләнеп, түләргә кирәк булачак.
Күп функцияле үзәк оештыруның кирәклеге нәрсәдән килеп чыкты соң?
Күчемсез милек, җирләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә бер кочак кәгазь күтәреп, әллә ничә мәртәбә шушы оешмалар бусагасын таптау авыл кешесенең дә, район үзәгендә яки башка җирләрдә яшәүченең дә түземлеген, нервларын күп сынагандыр. Безнең районда бу мәсьәләгә инде якын килгәннәр иде: теркәү палатасы, техник инвентарьлаштыру бюросы һәм Россреестр идарәсенең Актаныш бүлекчәсенең бер урынга урнашуы хәлне күпкә җиңеләйтте.
Кәгазь эше арткан саен, аны җиңелләштерү кирәклеге алга чыга барып, менә, ниһаять, бер юлы табылды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бер урында оештырыла. Бер ишектән кереп, барлык мәсьәләләрне шунда ук хәл итә алу мөмкинлеге ул. Иң беренче һәм, мөгаен, иң төп юнәлеше гражданнарга документлар белән йөрүне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Квитанция тотып, акча түләргә банкка барасы да түгел, анысын да якын арада шушы үзәктән чыкмый гына башкарып булачак.
Хәзер күп кенә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән интернет аша да файдаланып була. Күпләр шулай эшли дә. Шулай да, соравына җавап алу өчен күзгә-күз карап сөйләшергә гадәтләнгән кешеләргә күпфункцияле үзәк барлык шартлар тудырырга җыена. Аның базасында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең графигы инде булдырылган.
– Күп функцияле үзәк муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре күчемсез милек объектлары һәм җир участокларын рәсмиләштерүдә муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү буенча халыкны кабул итә башлый. Консультациягә килүчеләр үзләре белән паспорт һәм күчемсез милек объектлары һәм җир участокларына хокукны билгеләүче документларын алып килергә тиеш булалар.
Күп функцияле үзәк район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтер, бигрәк тә, авылларыбызда яшәүчеләрнең мәшәкатьләрен җиңеләйтер, дип ышанасы килә. Оешманың урам ягына бик зур итеп “Многофункциональный центр” дигән күрсәтмә язып эленде инде. “Авыл кешесе телен “вата-җимерә”: “Актанышка “Многофункциональный центр”га барам, дип сөйләшергә тиеш буламы икән? Дөрес, татарчага тәрҗемәсе дә саф ана телебездә бик үк матур яңгырамый. Шулай да татарча язылса, күңелгә ятышлырак булыр иде.