Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов һәм районның 12 хуҗалык җитәкчесе 13-15 гыйнварда Белоруссия Республикасында булып кайттылар. Эшлекле визитның төп максаты – терлекчелек тармагы буенча алдынгы технологияләрне үзләштерү. Дәниф Харисовның чит илдә алган тәэсирләре белән без дә кызыксындык.
– Белоруссиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга китешен ишетеп белә идек инде. Менә, ниһаять, үзебез дә барып күрдек. Иң элек игътибарны андагы чисталык җәлеп итте. Европага хас чисталык-тәртип сакланган. Без барганда кар төшмәгән иде әле. Юл буйлары, басулардагы культура, матурлык мине хәйран калдырды. Икенчедән, Белоруссиядә авыл хуҗалыгын ниндидер бер тармак кына итеп түгел, ә табышлы бизнес чыганагы итеп караулары сокландырды.
“Унибокс” компанияләр төркеме белән таныштырдылар. Компания авыл хуҗалыгын отышлы тармак итеп, хәзер алдынгы илләр белән хезмәттәшлек итә. Электән ул завод булган. Президентның карары белән аңа артта калган хуҗалыкны беркеткәннәр. Заводта моңа кадәр газ җиһазлары, сыра шешәләренә капкачлар җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы оешмасын үзләренә биргәч, аннан бизнес ясауны беренче бурыч итеп куйганнар.
Иң башта терлекләргә уңайлылык тудыру турында уйланалар. Ферма төзү өчен төзелеш материаллары кирәк. Алар аны үзләре җитештерергә була. Эш куәтен арттыралар. Артта барган бер заводны алып, бетон блоклар җитештерә башлыйлар. 2013 елда, мәсәлән, 4әр торактан торучы 21 ферма комплексы төзерлек блок сатуга ирешәләр.
– Компаниядә сөт җитештерүнең күләме һәм аны сату бәясе хакында да кызыксындыгызмы?
– Үзләре җитештергән чималдан төзелгән ферма 4 торактан тора, 2 се – савым сыерлары өчен. Саву урыны карусель тибында эшләнгән. Аны “Карусель” саву залы дип йөртәләр. Монысын да үз көчләре белән ясаганнар. Бүген биредә һәр сыердан уртача 23-25 литр сөт продукциясе җитештерелә. Сату бәяләре белән дә кызыксындык. 1 литрын 13 сумнан саталар. Бездәгегә караганда җитештерү – күбрәк, ә сату бәясе – түбәнрәк. Сөтнең үзкыйммәте 6-7сум. Кибеткә чыгарылган сөтнең сыйфаты югары. Һәрбер җитештерүнең төбендә технология ята, аның бер генә чылбыры да эзсез калырга тиеш түгел. 600 баш савым сыеры булган торакта ике савымчы эшли. Өч тапкыр савыла. Саву залының программасы өзлексез ике сәгатькә көйләнгән.
– Терлек азыгын да үзләре җитештерәме?
– Компания терлек азыгын үзе җитештерә. Бу очракта сыйфатлы (!) дип өстәргә кирәк. Азыкны ничек сыйфатлы җитештереп була? Моның өчен бик яхшы җиһазлар алынган, лаборатория ясалган, яхшы чәчү әйләнеше эшләнгән һәм терлеккә кирәкле азык җитештерү структурасы булдырылган. Без дә хәзерлибез азыкны. Ә аларда нәкъ менә сыйфатлы азык хәзерләү юнәлеше саклана. Бу исә заводка чимал җитештерү төрен арттырырга юл күрсәтә. Сыйфатлы терлек азыгы җитештерү техникасын үзләрендә ясый башлыйлар. Шулай итеп завод та үсә, авыл хуҗалыгындагы проблемалар да хәл ителә. Терлеккә барлык уңайлыклар тудырылган: җылытылган су эчерү, чиста урында тоту, сыйфатлы азык ашату... Терлекнең алдына азык салып чыгу гына әле аны тиешенчә ашатуга саналмый.
Менә шулай ике тармак бер-берсенә үрелеп үсә барып, 7-8 елда алдынгы технологияле әйдәп баручы компаниягә әверелгәннәр һәм авыл хуҗалыгын отышлы бизнес тармагы итүгә ирешкәннәр. Алар үзкыйммәтне төшереп, табышлы эшләүгә йөз тоталар.
– Башлангыч чордагы кыенлыкларны ничек җиңә алдылар икән соң?
– 2000 елда банкротлыкка чыккан заводны бөтен эшчеләре, җитәкче-белгечләре үзләренең айлык хезмәт хакы һәм алачак 13 нче хезмәт хакына дәүләттән сатып алганнар. Ә 2005 елда аларга менә шушы артта баручы авыл хуҗалыгын биргән булганнар.
Уңышка ирешүләренең нигезендә һәрбер тармакны бизнес, акча кереме чыганагы итеп караучы белгечләр әзерләү тора.
Алар терлеккә шарт тудыру, аннан күбрәк продукция алу, акчаны күбрәк кертү турында һәрберсе уйлана. Җитәкче, яки кайсыдыр бер тармак белгече генә түгел, һәр кешесе шуңа омтыла. Бөтен тармакны да тигез күреп, белем дәрәҗәсен бик нык киңәйткәннәр. Һәрбер эш төренең барлык нечкәлекләренә кадәр белеп торалар. Көн үтсенгә эшләмиләр, тагын нинди мөмкинлекләрне табып була, дип фикер йөртеп хезмәт куялар. Эшчәнлекләре Италия фирмалары белән берлектә алып барыла. Бик көчле менеджерлары бар, җитештерелгән продукцияләре Европа илләренә, шулай ук, безгә сатуга чыгарыла. Бу компаниядә эшләнгән кебек бар яктан да камил карусель саву заллары, европараллель-заллар хәтта алга киткән илләрдә дә юк диярлек.
– Сәяхәттән нинди нәтиҗәгә килдегез, бездә кулланырга мөмкин булган кайсы юнәлешләрне алга куярга кирәк?
– Акча юклыктан зарланып утырудан гына безнең тормышыбыз алга китмәячәк. Азрак чыгымнар белән, күбрәк продукция җитештерү өчен, иң беренче чиратта, белемле кадрлар булдыру, аларны эшкә өйрәтү кирәк. Икенчедән, продукцияне сыйфатлы итү юлларын эзләп табу шарт. Өченчедән, үз эшчәнлегебезгә бәя бирә белергә, җитештерүне яхшыртуга нинди өлеш кертә алам, дип уйлый белергә өйрәнәсебез бар. Зуррак инвестицияләр җәлеп итеп, озак сроклы кредитлар алып, аны акча кертә торган юнәлешкә салуны башларга кирәк. Ә бу юнәлеш – көндәлек акча кертә торган терлекчелек тармагы.
Филиза Сәлахова язмасы( “Актаныш таңнары” газетасы, № 3, 17 январь)
.jpg)
.jpg)
.jpg)