“Авариясез” машина йөртүчеләргә ОСАГО полисын арзангарак алырга мөмкин булачак

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Бу елдан башлап иминият комапанияләре “бонус-малус” коэффициентларын активрак исәпли башлаячаклар, шуның аркасында дөрес йөрүче автомобильчеләргә ОСАГО полисын арзанрак бәягә алу мөмкинлеге туа.

 

Беренче тапкыр ОСАГО шартнамәсе төзегәндә коэффициент 1гә тигез итеп алына. Бер ел авариясез йөргән өчен коэффициент 5%ка киметелә. Ун ел авариясез йөргән очракта коэффициент 0,5 кә кала, шуннан да артык киметүне закон тыя.

 

Әгәр машина иясе елга бер генә авария ясый икән, аның “бонус-малус” коэффициенты инде 1,55кә тигез була. Коэффициентны кире 1гә кайтару өчен 3 ел авариясез йөрергә кирәк. Ә инде ел дәвамында 2 яки тагын да күбрәк авария булса, коэффициент 2,45 кә җитә, анысын 1гә калдыру өчен 5 ел авариясез йөрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International