Хәзер “Актаныш таңнары” газетасына өегездән яки офистан чыкмыйча, интернет аша гына да язылырга мөмкин. Моның өчен www.tatmedia.ru сайтында урнаштырылган “Язылу“ (“Подписка”) дигән cылтамадан www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx керергә кирәк. Газетага язылу өчен теркәү үтәргә, язылучының физик затмы яки юридикмы икәнен һәм каталогны сайларга кирәк. Басманы эзләү аның исеме яисә индексы буенча эшләнә. Интернет-ресурс аша кредит карточкасы белән газетаның бәясен түләргә мөмкин. Һәм, үзегез белгәнчә, газетага хат ташучыларыгыз аша да язылырга була.