Узган атнада Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев соңгы елларда Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшчәнлеккә кыскача йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, барлык уйланылган эшләр уңышлы тормышка ашырыла. Реставрация, консервация һәм башка эшләр, археологик казу эшләре алып барыла. “Без эшләү процессында камилләшәбез, бу мөһим, без изге урыннарны яңадан торгызганда күп нәрсәләр белән беренче тапкыр очрашабыз бит”, - диде М.Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе хәйриячеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте, республикада алар ярдәмендә “Яңарыш” проекты тормышка ашырыла. Аларның исемнәре традицион рәвештә Хәйриячеләр китабына кертелә. Тулаем алганда, 2011 нче елдан алып, китапның 4 томына 30 мең хәйрияченең исеме кертелгән. Кайберләре барлык томнарга да кергән. Хәйриячеләрнең өчтән бере үз акчаларын “Яңарыш” фондына ике һәм аннан күбрәк тапкыр керткән. IV томга гражданнарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең исемнәре – барлыгы 8 мең хәйрияче кергән.
“Булган гомуми ярдәм сүрелми, бу бик тә мөһим”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу елларда Болгар һәм Зөядә барлык кирәкле инфраструктура булдырылган, изге урыннарны торгызу һәм саклау өчен, күп эш эшләнгән, яңа зур объектлар төзелгән.
“Без сезнең белән бергә бәһасез нәрсәләр эшлибез. Бүген мин барыбызны да мактарга гына әзер, без эшли беләбез. Тулаем алганда, без рухилык һәм аны торгызу белән шөгыльләнәбез, ул киләсе буынга тәэсир итәчәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул, изге урыннарны торгызуда ярдәм иткән өчен, барысына рәхмәт белдерде, соңыннан Хәйриячеләр китапларын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Хәйриячеләр арасында республиканың район башлыклары, социаль өлкә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, музей директорлары, иҗтимагый оешма һәм фонд җитәкчеләре, гаиләләр, шулай ук балалар бар.
Тантанада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты һәм Республика фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.