Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы
2016 елның 23 сентябрендә “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” 8 нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс йомгакларын ясауда һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Тәтеш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, «КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДМУнең Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, «Татарстан»ДТРК директорының радио буенча урынбасары Тәүфыйкъ Сәгыйтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, телеведущие ГТРК «Татарстан» ДТРК алып баручылары Дмитрий Второвһәм Альбина Шакирова һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе ярдәмендә оештырдылар.
Ярышларда республиканың 15 муниципаль районыннан 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашты. Алар башта теоретик сорауларга, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Конкурсның практик өлешендә катнашучылар комбайнның технологик һәм техник төзелеше буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны Тәтеш муниципаль районының ”Башак” (Колос) агрофирмаы” ҖЧҖ механизаторы Альберт Шәйдуллин алды, 2 нче урынга Буа муниципаль районы “Кыят” ААҖеннәнАлександр Грачев чыкты, 3 нче урында – Биектау муниципаль районының “Березка” ҖЧҖеннән ФәридФәхриев.
Катнашучылар шулай ук номинацияләр буенча да бүләкләнделәр. «2016 елгы уракта “Иң яшь катнашучы” номинацииясе буенча Актаныш муниципаль районының “Эконом” ҖЧҖеннән Илшат Насыйпов бүләкләнде, «Иң күп стажлы» номинациясе буенча яшь комбайнчылар арасында Чистай муниципаль районының “Җүкетау” ҖЧҖеннән – Ранис Габетдинов. «Рекордлы ашлык суктыручы» номинациясендә Зәй муниципаль районының “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Артур Сафин җиңүче булды. «Иң яхшы теоретик белемле» номинациясе буенча – Сарман муниципаль районынының “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Алмаз Хәсәнов, «Иң яхшы практик белемле» номинациясе буенча Кукмара муниципаль районының “Туймә” ҖЧҖеннән Рафис Шакирҗанов җиңүче булдылар.
Конкурста җиңүчеләр «Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДМУенә керү өчен юллама-сертификатлар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Тантаналы чара республика эстрада артистларының һәм иҗат коллективларының җыр-биюләре белән чиратлашып барды.
Белгәнебезчә районыбызда, 1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Актаныш районы “Туган як” музее өлкәннәрне кунак итеп, түбәндәге чараларга чакыра:
3 октябрь
4 октябрь
5 октябрь
6 октябрь
- Район тарихына сәяхәт - экскурсия;
- Россиядә кино елы уңаеннан һәм районда үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә белән тирәнтен таныштыру.
7 октябрь
- Район тарихына сәяхәт - экскурсия;
- Лекторий: “Танылган якташыбыз, музыка эшлеклесе Мансур Солтанов”
10 октябрь
“Ш.Шәймиев музей – йорты”
3 октябрь
Экскурсия һәм чаралар һәр көнне 14 сәгатьтә башлана.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!
26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова конференция эшендә катнаштылар.
Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче чарада катнашучылар РФ Кино елына, ТР Г.Тукай тулуга 130 ел, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган “Мәдәнифэст” күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар.
26 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә ярминкә булып үтте. Монда нәрсә генә юк иде! Өйдә пешкән камыр ашлары һәм кулдан эшләнгән әйберләр, төрле яшелчә салатлары. Бөтен кешене камыр ашларының төрлелеге, өстәлләрне бизәү фантазиясе, продуктларны рекламалау осталыгы кызыксындырды. Сатып алучылар ашамлыкларның күплегенә шаккаттылар.
25 нче сентябрь көнне Актанышта «Бөтенрәсәй йөгерү көне» уңаеннан, «Милләтләр кроссы — 2016» узды.
20 нче сентябрь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында безнең мәктәп командасы уңышлы нәтиҗәләргә ирешете. Шулардан: армрестлинг буенча З.Әхмәтова - II, бадминтон буенча А.Шакирова - III, аркан тарту ярышында команда - II урынны яуладылар.
21 нче сентябрь көнне укучылар арасында үткәрелгән көзге кросста VII класс укучысы Зәлия Галләмова - III урынга ия булды. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән.