Актанышта өлкәннәр ункөнлеге старт ала

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы:

Актаныш, Пучы, Татар Суыксу  авылларында  ярминкә – 1 октябрь.

Район җитәкчелегенең  “Яшьлек” мәдәни үзәгендә ветераннар активы белән очрашуы  - 1 октябрь.

Музей көне – 3 октябрь.

Өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу: “Ничек яшисең, мөслимә?” – 4 октябрь.

Өлкәннәр арасында компьютер  белеме буенча ярыш  - 4 октябрь.

Өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгына  районның ДОСААФ оешмасында бәйге – 5 октябрь.

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы   әгъзалары концерты – 5 октябрь. 

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызны район мәдәният йортында  искә алу чарасы - “Хәтер вахтасы” – 6 октябрь. 

“Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы – 7 октябрь.

Өлкәннәргә бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне – 7 октябрь.

Өлкәннәр ункөнлегенә  багышланган  шахмат турниры  - 8 октябрь.

Ташламалы мунча  һәм чәч алу хезмәтләре – 9 октябрь.

Өлкән яшьтәге үзешчән автор башкаручылар белән очрашу: “Районыбыз җәүһәрләре ” – 10 октябрь.

“Өебезнең нуры ул, барыбыздан да олы ул!” фотокүргәзмәсе – 10 октябрь.

Оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру – 1-10 октябрь.

Медицина  хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү көннәре – 1-10 октябрь.

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме – 1-10 октябрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International