23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында 2016 елгы Республика сабанчылар конкурсының финал этабы узды. 44 катнашучыдан иң күп санда баллар җыйган 10 катнашучы финалга чыкты.
Казан өчен тавыш бирик!
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде.
Ярышта1500гә якын кеше катнашты.
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде.
Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Кросста катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев сәламләде. Ул бүген Актанышта зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте, актанышлыларның массакүләм йөгерештә соңгы елларда актив катнашуын әйтте.
Җиңел атлетика узышының маршруты башка еллардагы кебек район үзәге урамнары буйлап үтте.
Иске Кормаш мәктәбе укучылары, укытучылар һәм мәктәп директоры катнаштылар. Укучылар да яхшы күрсәткечләр ия булдылар . 1 нче категорияле физик культура укытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы 31-45 яшьлек ир-егетләр арасында 2 урынга лаек булды.
Алдагы елларда да, сәламәт булып, ярышларда катнашырга язсын!
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде.
22 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укытучысы Кашапова Ә.Б. Алабуга шәһәрендә үткәрелгән төбәкара семинарда катнашты. Чарада 4 нче сыйныфта үткәрелә торган тестлар турында сөйләшүләр алып барылды.
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында мәктәбебездә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә 1-4 сыйныф укучылары, укытучылар, китапханәче Гибадуллина Р.Н. катнашты. Дәрес барышында Татарстан Республикасы мәдәнияты турында әңгәмә үткәрелде, мәдәни көндәлек алып баруның әһәмияте, аның әчтәлеге турында аңлатылды.
Чара ахырында укучыларга тантаналы рәвештә көндәлекләр тапшырылды.
"Алтын көз" җиңел атлетика кроссы
20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узды. Ярышта Меңнәр мәктәбе коллективы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләргә башкарма комитетның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.