ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

         20 нче январь көнне Иске Сәфәр балалар бакчасы нәниләре авыл китапханәсенә Татарстан республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена багышланган китап күргәзмәсе белән танышырга керделәр.

Бүген, 20 гыйнвар көнне татар дөньясында зур юбилей: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш бәйрәме. Шул уңайдан Кәзкәй авылы китапханәсендә "Тарихта үз урыны бар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм яшьләргә аңа багышланган "Татар халкының Минтимере" исемле презентация күрсәтелде. Китап күргәзмәсе "Президент сүзе", "Гамъле әңгәмә", "Тормыш дәвам итә" дигән бүлекләрдән тора .Күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең бала чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр биографиясе, Татарстанда, Россиядә аның белән бәйле булган тарихи вакыйгалар чагылдырылган язмалар, китаплар урын алган.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе  хезмәткәрләре, балаларның кышкы каникулларыннан соң кабат “Тылсым” мәктәп – бакчага китаплар  белән килделәр.

 Бүген, 20 январь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе  Актаныш урта мәктәбенең 2”Г” сыйныф укучылары өчен  Татарстан Республикасының беренче президенты М. Ш. Шәймиевка багышланган “Татар халкының Минтимере ” дигән исемдә портрет - кичә уздырды.  

 

 

 

 

 

          20 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Татарстан республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде.

20 нчы гыйнвар көнне Чалманарат мәдәният йортында Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хормәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез – 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Мәскәү Кремлендә уздырылган очрашуда, дәүләт башлыгы, Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее уңаеннан борынгы Тартария картасын бүләк итте.

18 нче гыйнвар көнне Кәзкәй мәдәният йортында Кәзкәй авыл җирлеге советының 2016 нчы елда эшләнгән эшләре буенча отчеты булып узды. Бу чор узган елга нәтиҗә ясап, алга бурычлар һәм максатларны билгели торган вакыт та булып тора. Авыл башлыгы үткән елгы йомгакалар белән һәм киләсе елга бурычлар, планнары белән таныштырды. Җирлекнең мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга ял концерты күрсәттеләр.

Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Кышның төсе нинди була?" дигән танып- белү сәгате уздырылды. Балалар кыш темасына табышмакларга җаваплар бирделәр, яраткан шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, соңыннан мәдәният каршындагы паркта тауда чана шудылар. Әлеге чара балаларда ел фасыллары турында белемнәрен арттыру, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International