Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, балаларның кышкы каникулларыннан соң кабат “Тылсым” мәктәп – бакчага китаплар белән килделәр. Алар бу мәктәп – бакчада укучы балалар өчен китап бирү пункты оештырдылар. Балаларга мондый хезмәт күрсәтү бик ошый. Бу очрашуда китапханәчеләр Зайдуллин Искәндәрне мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ул үзәк балалар китапханәсе оештырган яңа ел костюмнары бәйгесендә өченче урынны яулады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)