Бүген, 20 январь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе Актаныш урта мәктәбенең 2”Г” сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының беренче президенты М. Ш. Шәймиевка багышланган “Татар халкының Минтимере ” дигән исемдә портрет - кичә уздырды. Кичәгә китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырылды. Гаилә һәм тормыш мизгелләре чагылыш тапкан фотолар белән баетылган электрон презентация күрсәтелде. Мәдәни чара азагында балалар юбилярның тормыш юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)