Хормәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез – 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сез – татарнын йөзек кашы, Актаныш горурлыгы. Миллэтебез, халкыбыз хакына зур эшләр башкарасыз, тоткан юлыгыз, кыйблагыз дөрес. Күркәм эшләрегез республикабыз данын ботен доньяга танытты. Актанышнын иң матур авылы Әнәктә туып ускән күренекле якташыбыз бездә – якташларыгызда чиксез горурлык хисе уята.
Сезгэ ныклы сәламәтлек, озын гомер, куңел тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегез Сәкинә ханым белән тигезлектә, балаларыгызнын, оныкчык һәм оныкларыгызның бэхетенә сөенеп, тагын бик күп еллар шатланышып яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән, якташларыгыз исеменнән Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев.