"Тарихта үз урыны бар."

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген, 20 гыйнвар көнне татар дөньясында зур юбилей- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш бәйрәме. Шул уңайдан Кәзкәй авылы китапханәсендә "Тарихта үз урыны бар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм яшьләргә аңа багышланган "Татар халкының Минтимере" исемле презентация күрсәтелде. Китап күргәзмәсе "Президент сүзе", "Гамъле әңгәмә", "Тормыш дәвам итә" дигән бүлекләрдән тора .Күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең бала чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр биографиясе, Татарстанда, Россиядә аның белән бәйле булган тарихи вакыйгалар чагылдырылган язмалар, китаплар урын алган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International